Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы тәмамланды!
Күптән түгел Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурска йомгак ясау тантанасы узды! Конкурсның 9 аена йомгак ясалды һәм иң яхшыларны бүләкләделәр.
Конкурс йомгаклары буенча барлыгы 10 җиңүче һәм 11 финалист бүләкләнде. Хәзер гамәлдәге составта Татарстан Республикасында АТК Аппараты җитәкчесенең 43 яшьләр һәм җәмәгать ярдәмчесе исәпләнә.
Алар арасында Казан ДАУ Механизация һәм техник сервис институтының 5 курс студенты Рәмис Агләмов та җиңүче дипломын алды.
Чарада катнашучыларны бүләкләүче кунаклар – ТРда АТК Аппараты җитәкчесе Гәрәев Илдус Халикович һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Семенов Руслан Геннадьевич, алар конкурсның иҗтимагый әһәмиятен һәм кыйммәтен билгеләп үттеләр, шулай ук вазыйфа алу белән килгән җаваплылык турында искә төшерделәр.
Хәзер яшьләр ярдәмчеләре булган конкурсантлар безнең уртак эшебез – экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау белән шөгыльләнәчәк. Бүген бергә – куркынычсыз иртәгә!
