Җиләк-җимеш бакчасы проекты Татарстанда «Фермер мәктәбе»н тәмамлаган иң яхшы кызга грант китерде!

Грант алуга сертификат белән Татарстанда «Фермер мәктәбе»нең дүртенче агымын тәмамлаучы иң яхшысы Людмила Кияева (Кайбыч районы) билгеләнде. Бүләкләү тантанасы Казан дәүләт аграр университетында узды. Чарада Россия авыл хужалыгы банкының Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Лия Шәйнурова, Казан дәүләт аграр университеты проректоры Андрей Дмитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалык формаларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Булат Хәйретдинов катнашты. Кайбыч районында җиләк-җимеш культурасын җитештерү, саклау һәм сату буенча проект финанс ярдәме алды. Людмила Кияева «АртСад» крестьян-фермер хуҗалыгын оештыруда катнаша, «ЭкоАЙС»ҖЧҖ директоры.

Бизнес-планны уңышлы тормышка ашыруга «Фермер мәктәбендә»алган белемнәр ярдәм итәчәк. Гомумән алганда, фермер хуҗалыклары эшенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен 40 татарстанлы өйрәнгән. Уку ике юнәлеш буенча бара: «Авыл агротуризмы», «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе».

Татарстанда Россия авыл хужалыгы банкының бөтенроссия белем бирү проекты 4 тапкыр гамәлгә ашырылган. Дәүләт үрнәгендәге дипломнарны 144 башлангыч фермер алды.