«Җир ресурсларын рациональ куллануның, геодезиянең һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре»Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе
2023 елның 29 мартында Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы профессоры Шакиров Азат Шәех улы истәлегенә багышланган «Җир ресурсларын рациональ куллануның, геодезиянең һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды.
Фәнни-гамәли конференция «Җир төзелеше һәм кадастрлар»кафедрасы базасында җирдән файдалану, геодезия һәм мелиорация өлкәсендә белгечләр җыйды.
Конференцияне агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Игорь Михайлович Сержанов ачты.
Пленар утырышта чыгыш ясадылар:
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы профессоры Сафиоллин Фаик Нәби улы.
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе Президиумы киңәшчесе, ТР Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы Таһиров Марсель Шәрипҗан улы.
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Фатыйхов Илдус Шамилевич
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Казан ДАУның үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы мөдире Әмиров Марат Фуат улы
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Татар» агрохимия хезмәте үзәгенең ФДБУ җитәкчесе Лукманов Әнәс Әхтәм улы.
- Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казан ДАУның урман тармагы таксациясе һәм икътисады кафедрасы профессоры Сабиров Айрат Мансур улы.
- Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Габитов Ранис Харис улы.
- Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Казан ДАУның җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы мөдире Сөләйманов Салават Разяпович.
Пленар утырыштан соң конференция эше түбәндәге секцияләрдә дәвам итте:
•җир төзелеше, кадастр һәм җир мониторингы;
•җирдән файдалану экологиясе һәм табигать төзелеше;
•җир ресурслары, җирдән файдалануның ресурс һәм энергияне саклаучы технологияләре;
•җирдән файдалануның хокукый һәм икътисади аспектлары;
•җирләрне мелиорацияләү.
Эш утырышында төрле шәһәрләрдән белгечләр, Казан дәүләт аграр университеты аспирантлары һәм студентлары катнашты.


