Җиңел атлетика буенча ярышлар

19 майда «Тулпар» стадионында Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган факультетлар һәм институтлар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Чарада механикалаштыру һәм техник сервис институты, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты һәм икътисад институты җыелма командалары катнашты. Студентлар Программаның түбәндәге төрләрендә ярышты: 100 м. (ир-атлар), 100 м. (хатын-кызлар), 800 м. (хатын-кызлар), 1500 м. (ир-атлар), катнаш эстафета 4×100, урыннан сикерү. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны икътисад институты командасы алды, икенче урынны – урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, өченче урынны – механикалаштыру һәм техник сервис институты алды.

Ярышларда катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Translate