Җиңүчене котлыйбыз!
Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетының Б431-03 төркеме студенты Тимиров Шамил «Зелёный шагм — Яшел адым»халыкара экология фестивалендә беренче урынны яулады. Бу фестиваль 6 июльдән 9 июльгә кадәр ВШН АГТУ кампусы территориясендә узды һәм бөтен илдән талантлы студент-экологларны җыйды!
Катнашучылар экологик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән уникаль проектларны тәкъдим иттеләр. Фестиваль мавыктыргыч лекцияләр, экомероприятияләр һәм танып белү экскурсияләрен үз эченә алды. Без табигатьне саклауда актив катнашкан һәм киләчәкнең экологик аңлы җәмгыятен формалаштыручы Шамил кебек студентларыбыз белән горурланабыз.
Җиңүчеләр командасына кушылырга һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертергә телисеңме? Алайса, Казан дәүләт аграр университетына кереп, безнең яшь белгечләр-экологлар берләшмәсенең бер өлеше бул!


