Җәмгыятебезнең көче-янәшә булырга һәм ярдәм итәргә әзерлектә!
10 декабрьдә, «Мәрхәмәтле Татарстан» 2025 республика гражданнар катнашу форумы кысаларында #МЫВМЕСТЕ2025 Халыкара Премиясенең төбәк этабы җиңүчеләрен һәм ярымфиналчыларын бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләү Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Кадыйров Азат Рифгать улы катнашында узды
“#МЫВМЕСТЕ акциясе кысаларында Ел волонтеры ” номинациясендә җиңүче – Арсланов Азим
Азим даими нигездә мохтаҗларга адреслы ярдәм оештыруда катнаша, волонтерлар эшен координацияли һәм теләсә нинди бурычларны бергә хәл итә алуыбызны исбатлый.
Котлыйбыз, Азим! Керткән өлешең белән горурланабыз!
