«Җир ресурсларыннан, геодезия һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе булып узды

2021 елның 21 апрелендә Казан ДАУны агрономия факультетының актлар залында Җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасының 15 еллыгына багышланган «Җир ресурсларын, геодезия һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференцияне фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча беренче проректор, техник фәннәр докторы, профессор, РФА профессоры Җиһаншин Булат Госман улы ачты. Мелиорация игенчелек лабораториясен төзүдә катнашкан кафедра иганәчеләренә («Татмелиорация «Траст компаниясе» ААҖ генераль директоры – Сөнгатуллин Рөстәм Хизбулла улы һәм «Эконом» ҖЧҖ директоры Кәримов Алмаз Зәкиянович) «Казан дәүләт аграр университетын үстерүгә керткән өлеше өчен» медальләр тапшырылды.

Профессор Ф.Н.Сафиуллинга Россия табигать белеме академиясе тарафыннан «Атказанган фән һәм техника эшлеклесе» медале, җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы доценты Сабирҗанов Алмаз Мансур улына, Трофимов Николай Валерий улына һәм кафедраның өлкән лаборанты Ганько Наталья Александровнага Казан ДАУ ректорының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Пленар утырышта ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Һадиев Таһир Галимҗан улы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Сафиуллин Фаик Нәби улы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Татмелиоводхоз» Идарәсе» ФДБУ директоры Хисмәтуллин Марс Мансур улы катнашты.

Шулай ук дистанцион форматта, Zoom платформасы аша пленар утырышта авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, император Петр I исемендәге Воронеж ДАУның җир төзелеше һәм ландшафтлы проектлау кафедрасы профессоры Виктор Дмитриевич Постолов, икътисад фәннәре кандидаты, академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь ДАТУның күчемсез милек һәм табигый ресурслар кадастры кафедрасы мөдире Желясков Александр Любомир улы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Самара ДАУ ЮҺБ ФДБМУның җир төзелеше, туфрак белеме һәм агрохимия кафедрасы мөдире, профессор Зудилин Сергей Николаевич чыгыш ясадылар.