«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»патриотик акциясе

23 сентябрьдә Казанның Җиңү паркында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»патриотик акциясе узды.

Әлеге чарада җитәкче Имангулова Алина белән Казан дәүләт аграр университетының патриотик юнәлештәге студентлары, волонтерлар, шулай ук Яшь гвардия вәкилләре катнашты.

Акция ватандашларны РФ Президенты һәм Россия Кораллы Көчләре карарларына ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Чараны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәдәният идарәсе оештырды.

Акцияне күп кенә патриотик иҗтимагый берләшмәләр, ветераннар һәм яшьләр оешмалары хуплады.