«Үлемсез Полк» акциясе

Казан ДАУ 9 майда узачак «Үлемсез Полк» онлайн акциядә катнашачак.

Барлык студентлардан да социаль челтәрләрдә( ВКонтакте, Instagram һ.б.) «Үлемсез Полк» акциясендә катнашуларын сорыйбыз.

Әгәр гаиләгездә сугышта катнашучылар булса, фотография һәм мәгълүмат форматында WhatsАpp номерына (түбәндә) җибәрегез:

1. ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ, АТАСЫНЫҢ ИСЕМЕ

2. ХӘРБИ ДӘРӘҖӘСЕ/ВАЗЫЙФАЛАРЫ/ХЕЗМӘТ УРЫНЫ/БАТЫРЛЫКЛАРЫ

3. ХӘРБИ БҮЛӘКЛӘРЕ

Мәгълүмат җибәрү өчен Номер-89600588533.