“Үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары системасын эшләү” программасы буенча квалификация күтәрү
2022 елның 24-27 гыйнварында Казан ДАУ базасында «Ак барс» Холдинг компаниясе «АҖ заявкасы нигезендә “Үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары системасын эшләү” программасы буенча квалификация күтәрү буенча белгечләрне укыту узды.
Программа барышында түбәндәге темалар өйрәнелде:
“Бөртекле культуралар уңышын формалаштыру”,
«Шикәр чөгендере уңышын формалаштыру”,
“Чәчү әйләнеше системасы”,
“Бөртекле культураларның нәтиҗәле орлыкчылыгын оештыру”»,
“Авыл хуҗалыгы культураларын корткычлардан һәм авырулардан саклау системалары”,
«МТП-ын эксплуатацияләү”,
“Игенчелектә техниканы рациональ куллану” һ. б.
Дәресләрне университетның әйдәп баручы галимнәре проф. Әмиров м.ф., проф. Сафин Р. И., проф. Кадыйрова Ф. З., проф. Гыйләҗев М. Ю., проф. Сафиуллин Ф. Н., доц. Семушкин Н. И., доц. Миникаев Р.В. алып бардылар. Программа ахырында квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.