Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Велопробег узды
Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Велопробег сигезенче тапкыр рәттән узды.
Әлеге чарада безнең югары уку йорты студентлары да катнашты: механизация һәм техник сервис институтының 1 курс студенты Полянцева Карина, икътисад институтының 3 курс студенты Асанбаева Инзиля белән агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 1 курс студенты Тимофеев Данил
Бу искиткеч чарада 450 дән артык катнашучы булды. Үсеп килүче буында патриотизм, туган якка мәхәббәт хисе формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, укучыларның ялын оештыру һәм аны даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, актив ял итү чарасы буларак велосипедны пропагандалау, экологик чиста һәм куркынычсыз хәрәкәт итү чарасы буларак, һәр торак пунктта велосипедта узышта катнашучыларга районның барлык халкы ярдәм итә
Велосипед узышында катнашу вакытында митинглар һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салу узды.


