Әлки районында яшьләр форумы

9 февральдә Әлки районы мәдәният йортында мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларын, югары уку йортлары студентларын һәм туган якларында актив эшләүче яшьләрне берләштергән яшьләр форумы узды. Форумның девизы илһамлы чакыру хәбәренә әверелде: “Кыю бул, яшьлек, үзеңне эзлә, тап һәм булдыр!».

Форумга югары һәм урта махсус уку йортларыннан 300дән артык студент җыелган. Шулай ук форумда Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән бергә агробизнеста машиналар һәм җиһазлар кафедрасының өлкән укытучысы Гайфуллин Ильнур катнашты.

Форумда катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул районда уңышлы эшләү һәм имин тормыш өчен зур мөмкинлекләр барлыгына конкрет мисаллар китерде, дәүләт ярдәме чараларының мөһимлеген ассызыклады.

Translate