Әлмәт һәм Лениногорск районнарында эшкә урнашу һәм авылда үз бизнесыңны ачу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр

Бу көздә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе вәкилләре авылның мәдәни – тарихи мирасын саклау һәм авыл территорияләрендә «Авылда үз эшең – кыю бул!» чарасын тормышка ашыру мөмкинлекләре турында халыкка мәгълүмат җиткерүне арттыру буенча Бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында республиканың өч районында булдылар һәм агробизнес мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Эшче төркем Арча, Кукмара һәм Кама Тамагы районнарында булып, анда төрле яшь төркемнәре вәкилләре – мәктәп укучыларыннан һәм техникум укучыларыннан алып агробизнес белән шөгыльләнүче тәҗрибәле белгечләр һәм максатчан эшчәннәр белән очраштылар. Барлыгы 150дән артык кеше авыл халкы өчен грантлар һәм субсидияләр турында тулырак белде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән чираттагы күчмә чара 11 ноябрьдә Әлмәт һәм Лениногорск районнарында узачак. Эшче төркемнәр төрле форматларда чаралар уздырачак: мәгълүмати-консультация очрашулары, һөнәри юнәлеш бирү, семинарлар/тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар. Эш барышында авыл территорияләрендә эшкә урнашуда һәм практика (стажировка) узуда кызыксынучы һөнәри белем бирү оешмаларын һәм югары белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар/чыгарылыш сыйныф укучылары реестрын формалаштыру һәм анкеталаштыру алып барылачак. Бу мәсьәләдә проектта катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы Академиясе укытучылары координацияли.