Әмиргә ярдәм!

Икътисад Институтының икенче курс студентлары, идарә кафедрасы өлкән укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы катнашында, Әмиргә ярдәм итү өчен акча җыя башладылар.

Әмир – балалар церебраль параличыннан җәфа чигүче өч яшьлек малай. Студентлар һәм укытучылар кечкенә генә видеоролик әзерләгәннәр, анда малайның әнисеннән интервью алганнар, өйдәге көнкүрешне күрсәткәннәр һәм тернәкләндерүгә киткән чыгымнар турында белгәннәр. Икенче курс укучылары ” Игелек ул-син!” значок логотибы һәм наклейкалар әзерләделәр. Бүген алар икътисад Институтында узган дәресләрдә аудитория алдында беренче тапкыр чыгыш ясадылар, әзерләнгән роликны күрсәттеләр һәм җыемнарның беренче көнендә шактый сумма җыйдылар. Якындагы атналарда алар университетның башка институтларында һәм факультетларында булачак, студентлар һәм хезмәткәрләр алдында чыгыш ясаячак. Хәйрия акциясе тәмамланганнан соң, барлык җыелган акчалар Әмирнең әнисенә тапшырылачак, ә студентлар башкарылган эш турында кечкенә генә хисап әзерләячәкләр.

“Корпоратив социаль җаваплылык” дисциплинасы кысаларында Казан ДАУ дүртенче ел вуз студентлары һәм укытучылары тарафыннан оештырылган хәйрия акцияләрендә катнаша. Моңа кадәр балалар йортларында яңа ел иртәләре, картлар йортында өмә, хайваннар өчен төрле приютларга күпсанлы ярдәм һәм мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтелде.