«Өскә!» Республика конкурсы

2009 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы  Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе «Региональ иҗтимагый оешмасы» белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән «Өскә!» Республика конкурсы тормышка аша.

Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.

2022 елның 16 сентябренә кадәр конкурсның заявка кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар конкурс сайтында кабул ителә http://www.rezervrt.ru/vverx/.

2022 елда конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, республика дәүләт телләрен белүче ике гражданлыгы булмаган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Конкурс этаплап үткәрелә. Беренче этап кысаларында заявка кампаниясе һәм Тулы анкеталар буенча читтән торып кандидатларны сайлап алу бара. Икенче этап кысаларында конкурсантлар өчен үстерү программасы, конкурс процедуралары һәм стажировка узачак. Өченче этапта республика җитәкчелеге катнашында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу һәм профильле министрлар белән шәхсән очрашу, шулай ук файдалы танышу һәм фикердәшләрнең ышанычлы командасы булу мөмкинлеге алачак.