Өстәл хоккее ярышлары

2022 елның 20 маенда Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында студентлар арасында өстәл хоккее ярышлары узды, баш судья – 2022 елгы Россия чемпионы Семагина Капитолина Сергеевна, бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит юнәлешең 2 курс студенты. Ярышларда 3әр кешедән торган биш команда катнашты. Турнирның җиңүчесе булып «Полторашки» командасы, Б301-02 төркеме танылды. Икенче урында – «Дельфиннар», Б301-04 Төркеме. Өченче урынны «Бухгалтерлар конторасы» командасы, Б311-02 төркеме яулады. Күп кенә студентлар беренче тапкыр әлеге спорт төре белән очрашкан. Ярышлар уңай шартларда узды, киләчәктә без шулай ук мондый чаралар оештырачакбыз һәм студентларның төрле спорт төрләре белән якынрак таныштырачакбыз.