Өченче хезмәт семестрын тантаналы ачу!

Чараны ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев ачты
“Минем кем булып эшли башлаганымны кем белә? Берәү дә белмиме? Мин механизатор булып эшли башладым һәм студентларның хезмәт отрядларында булдым. Тик мин төзелештә эшләдем. Бу хезмәт семестры сезнең өчен үсеш вакыты булсын. Сезгә уңышлар, якты тәэсирләр телим,һәм акча эшләәргә дә насыйп булсын!»

Чарада шулай ук кунаклар да катнашты:
«Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директорының персонал урынбасары Алеев Айрат Әсхәт улы
«Чистай» холдинг компаниясенең кадрлар бүлеге башлыгы — Мәүлүтова Ризәлә Самат кызы
Август-Агро — Харисов Илнар Әлфәрит улы гк генераль директорының җитештерү урынбасары
Студентлар отрядлары ветераны – Фокин Александр Иванович

Булачак агрономнар, ветеринарлар һәм инженерлар белемнәрен практикада кулланырга киттеләр.

Алда — ил файдасына эш, кыйммәтле тәҗрибә һәм, әлбәттә, нык дуслык! Студент отрядлары сугышчыларыбызга уңышлар, якты тәэсирләр һәм хезмәт җиңүләре телибез!

Translate