Өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясе

Идарә кафедрасы укытучысы Куракова Чулпан Мәлик кызы һәм «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча студентлар өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXVIII сессиясендә катнаштылар. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.

Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казанның җирле үзидарә органнары, сәнәгать предприятиеләре, бизнес-структуралар җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре вәкилләре һ.б. катнашты.

Депутатларга Казан шәһәре Мэрының 2019 елдагы эшчәнлеге турында, Казан шәһәре Думасының 2019 елдагы эшчәнлеге турында; Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елдагы эшчәнлеге турында; Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең генераль планы турында; 2019 елда Контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында; Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе эшчәнлеге турында хисап буенча фикер алыштылар.