Азнакай районы мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше
2022 елның 14 декабрендә ветеринария академиясенең хезмәттәшләре белән һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Агрохимия һәм Туфрак белеме кафедрасы доценты Михайлова Марина Юрьевна Азнакай шәһәренең 4нче лицееның 9-11 сыйныф укучылары һәм политехник техникум студентлары алдында чыгыш ясады. Әңгәмә барышында мәктәп укучылары һәм техникум студентлары яңа 2023-2024 елларда укырга керүнең төп үзенчәлекләре, университетта нинди юнәлешләр, профильләр һәм белгечлек барлыгы турында белделәр. Университетның матди-техник базасы белән таныштылар, капиталь ремонттан соң тулай торакның торышын бәяләделәр, студентларның иҗади, фәнни һәм спорт тормышы турында белделәр. Укучыларны укырга кергәндә узган баллар, олимпиадаларда, волонтерлык эшчәнлегендә бонус балллары булу, төрле белгечлекләргә кергәндә БДИ тапшыру өчен кирәкле предметлар турында мәгълүмат аеруча кызыксындырды. Очрашу нәтиҗәле узды, укучылар һәм педагоглар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.



