Биектау районы мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше

8 ноябрьдә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында икътисад институтының директор урынбасары Ксения Александрова 3 нче курс Б301-05 төркеменең студенты белән берлектә Дөбъяз, Әлдермеш, Усад һәм Биектау авылының 1,2,3 нче урта мәктәпләренә чыктылар.

Алар мәктәп укучыларына Казан дәүләт аграр университетын тәкъдир иттеләр, нинди юнәлешләр барлыгын, укыту программалары турында сөйләделәр, шулай ук 19 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә узачак икътисад институтының Ачык ишекләр көненә чакырдылар.

Translate