Гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре

3 октябрьдә Казан дәүләт аграр университетында гражданнар оборонасы буенча штаб күнекмәсе узды. Ул Россия Федерациясенең бөтен территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы (РСЧС) кысаларында уза. Безнең җыелма эвакуация пункты – СЭП 56 һәм укытучылар белән хезмәткәрләрдән торган штаттан тыш формирование, университетның студентлар иминлеге хезмәте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән хезмәттәшлектә гражданнар оборонасы буенча һәм табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында гамәли чаралар   үткәрде.