Казан ДАУда #БЕЗ БЕРГӘ штабы эшен дәвам итә

Проект волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Штаб # БЕЗ БЕРГӘ университет студентларына һәм коллективына адреслы ярдәм күрсәтә, психологик консультацияләр бирә, гуманитар ярдәм җыюны тәэмин итә, балалардан һәм яшьләрдән хатлар җибәрүдә булыша. Күптән түгел анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк университет базасында # БЕЗ БЕРГӘдә Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан күченергә мәҗбүр булган кешеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү пункты ачылган иде. Ә 27 сентябрьдән Казан ДАУда ситуацион үзәк эшли, аның төп бурычы –укытучыларга, хезмәткәрләргә һәм студентларга өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү.