Казан ДАУ «Конструктив» республика форумында катнашты

23-25 сентябрьдә «Конструктив» республика форумы узды, анда Казан ДАУ хезмәткәрләре катнашты.

Форумның үзе турында бераз.

«Конструктив» – ул экстремизмны профилактикалау һәм терроризм идеологиясе өлкәсендә профессиональ спикерларның чыгышлары, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашуы, авыр тормыш хәлләрен чишү һәм урыннарда профилактик эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен файдалы уникаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итүче мәйданчык.

Бу өч көн белем бирү чаралары белән – лектория, дискуссияләр, ачык сөйләшү, кейс-турнир һәм эшлекле уеннар, челтәр һәм тренинг-сессияләр булды.

Translate