Казан ДАУ студентлар агро стартаплары өчен акселератор эшләтеп җибәрде!

5 апрельдә Казан дәүләт аграр университетында «Smart Агробио Tech» инновацион программасының беренче көне старт алды. Программа авыл хуҗалыгы һәм биотехнологияләр өлкәсендәге күнекмәләрне һәм белемнәрне берләштерүгә юнәлдерелгән!

Программаны ачу тантанасында спикерлар Россия Федерациясенең технологик суверенитеты һәм үсешнең өстенлекле юнәлешләре турындагы идеяләре, уңышлы студентлар эшкуарлыгы мисаллары һәм милли технологик инициатива кысаларында кулланыла торган продуктлар, smart АгроБио акселерация программасы турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Спикерлар белән тулырак монда танышырга мөмкин (https://t.me/acceleration_4_0/131).