Казан ДАУ студенты Талантлар Университетының лидерлык программасында катнашты

Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты студенты Габдрахманова Адела 2 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Талантлар Университетының лидерлык программасында катнашты.

Программа сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче лицей-интернатта узды.

Экспертлар һәм регион остазлары укырга ярдәм иттеләр: тренинглар, төркем очрашулары, тренинг сессияләре уздырдылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Безнең студент яңа тәҗрибә алды, командада эшләү күнекмәләрен яхшыртты, лидер ролендә көчле һәм көчсез якларын тапты, якын киләчәккә максатлар куйды.

Translate