Казан дәүләт аграр университетында Халыкара урман көне узды
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урман көне яки Бөтендөнья урманнарны саклау көне билгеләп үтелә.
Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты читтә калмады һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегендә тантаналы чара үткәрделәр, анда Казан ДАУ студентлары урманнар, аларның күптөрлелеге һәм кешелек өчен зур кыйммәт турында лекция тыңладылар. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министры – Р. А. Кузюров, ректор А. Р. Вәлиев, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Р. Х. Гафиятов һәм профессоры Х. Г. Мусин катнашты.






