Казан шәһәре мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар
7 апрельдә Казан шәһәренең 39нчы махсуслаштырылган урта мәктәбендә Казан ДАУ икътисад институтының философия һәм хокук кафедрасы укытучылары 9-11нче сыйныфларның ата-аналары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар үткәрделәр. Профессор Наилә Шәрипова университет, тарихның данлы битләре һәм төп әзерлек юнәлешләре турында җентекләп сөйләде. Кафедра мөдире Фәридә Нәҗметдинова ата-аналарның гомуми җыелышында Цифрлы икътисад турында лекция укыды һәм Казан ДАУ мәгарифенең конкрет яңа юнәлешләре мисалында авыл хуҗалыгы хезмәтенең яңа заманча кыяфәтен күрсәтте. Укучыларның әти-әниләре күп сораулар бирделәр һәм университетыбызның белем бирү программалары белән кызыксындылар.


