Казахстан Республикасы Абад өлкәсе вәкилләре белән очрашу
2024 елның 12 гыйнварында Казан дәүләт аграр университеты ректоры А.Р. Вәлиевның Казахстан Республикасы Абай өлкәсе вәкилләре белән очрашуы булды. Очрашу делегациянең Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында узды. Әңгәмә барышында һөнәри юнәлеш бирү эше, фәнни-техник һәм практик өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Ректор югары уку йорты тарихы белән таныштырды һәм фәнни-белем бирү эшчәнлеге юнәлешләре турында хәбәр итте. Чарада шулай ук урман хуҗалыгы һәм экология факультеты вәкилләре: урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Х.Г. Мусин белән таксация һәм урман тармагы икътисады кафедрасы ассистенты Н.И. Мирсияпов катнашты. Соңыннан делегация әгъзалары урман хуҗалыгы һәм экология факультетында булдылар, анда теплица хуҗалыгын карадылар, декоратив агач-куаклык үсемлекләрен үстерү, ландшафт архитектурасы буенча башкарылган проектлар һәм цифрлы платформаны кулланып парк хуҗалыгын алып бару белән таныштылар.
