Корстонда «Ел таланты 2024!» Республика премиясе тантанасы узды


«Казан талантлар ачык университеты 2.0» оештырган «Ел таланты – 2024» Республика премиясе тантанасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексының «Пушкин»залында узды.
Премия Татарстан Республикасының сәләтле һәм талантлы мәктәп укучыларына – фән, сәнгать һәм спорт өлкәсендә республика конкурс чараларында җиңүчеләргә һәм призерларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.
Чарада дәрәҗәле кунак сыйфатында фәнни-эксперт советы әгъзасы, философия һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Тансык кызы Нәҗметдинова катнашты, аңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.