Новосибирск ДАУ ФДБМУ делегациясе белән очрашу
2022 елның 6 июлендә Казан ДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында Новосибирск ДАУ ФДБМУ делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, беренче проректор-фәнни һәм халыкара эшчәнлек проректоры Җиһаншин Булат Госман улы, Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры Сержанов Игорь Михайлович, Гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире Сафин Радик Ильяс улы, Новосибирск дәүләт аграр университеты стратегик проектлар проректоры Алещенко Виталий Викторович, Новосибирск дәүләт аграр университеты лабораториясе мөдире Дубовский Иван Михайлович, Новосибирск ДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең фәнни һәм халыкара эшчәнлек проректоры Камалдинов Евгений Варисович, Новосибирск ДАУ югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Гризанова Екатерина Валерьевна катнашты. Очрашу барышында делегация музей, уку классларында һәм институт лабораторияләрендә булды, шулай ук аларны «Агробиотехнопарк»ҖЧҖ территориясендәге тәҗрибә участокларында үткәрелгән тикшеренүләр белән таныштырдылар. Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.








