Профессор Василий Петрович Петров истәлегенә багышланган XII Халыкара фәнни-гамәли конференция «Бухгалтер һөнәре»
2024 елның 20-21 февралендә профессор Василий Петрович Петров истәлегенә багышланган XII Халыкара фәнни-гамәли конференция узды – «Бухгалтер һөнәре – авыл хуҗалыгы производствасын нәтиҗәле идарә итүнең мөһим коралы»!
Конференция фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителгән 2024 елда Татарстан Республикасында уздырыла торган чараларны дәвам итә. Фәнни-технологик үсеш елы яшь талантларны фән өлкәсенә җәлеп итәргә, югары уку йортлары эшен активлаштырырга, перспективалы проектларга ярдәм итәргә һәм уку йортларын предприятиеләр белән интеграцияләргә тиеш.
Конференцияне оештыручы – Казан дәүләт агар университетының бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасы.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр:
Вәлиев Айрат Рәсим улы – Казан дәүләт аграр университеты ректоры, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы;
Исхаков Альберт Таһир улы – Казан ДАУ икътисад институты директоры урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты, бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасы доценты;
Клычова Гүзәлия Сәлих кызы — бухгалтерлык хисабы һәм аудит кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, профессор.
Конференциядә онлайн форматта Казахстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Югары уку йортлары вәкилләре катнашты.




