Студентларның Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе ЮХИДИ ЮПХ (ДПС ГИБДД) вәкилләре белән очрашуы
2023 елның 21 мартында Казан дәүләт аграр университетында студентлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе ЮХИДИ ЮПХ полкының өлкән инструкторы Ситдыйков Динар Әгъзам улы белән очраштылар.
Студентлар ЮХИДИ ЮПХ хезмәткәрләре өчен хезмәт, ташламалар һәм социаль пакет турында белделәр. Моннан тыш, социаль ипотека кысаларында торак белән тәэмин итү программасына керү мөмкинлеге турында. Динар Ситдыйков юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең кирәкле һөнәри һәм шәхси сыйфатларын формалаштыруга аерым игътибар бирде. Студентлар үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирделәр, аларга җентекле җаваплар алдылар. Ахырда Казан Дәүләт автоинспекциясе оешуга 25 ел тулуга багышланган видеофильм күрсәтелде.

