«Татарстан Республикасы Студентлар язы»фестиваленең заявка кампаниясе

«Татарстан Республикасы Студентлары лигасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы» (алга таба — Студентлар лигасы) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар язы” XIII Республика студентлар иҗаты фестивален үткәрә (https://vk.com/sv_rt 2024 елда (алга таба Фестиваль).

2024 елда Фестиваль өч этапта үткәрелә:

I. Югары уку йортының гомуми программасы юнәлеше буенча конкурс күрсәтүләре – 2024 елның апреле.

II. Фестивальнең конкурс программасы — апрель 2024 ел.

III. Фестивальнең Гала-концерты – 2024 елның маенда.

Конкурс юнәлешләре буенча иҗат коллективлары һәм индивидуаль башкаручылар катнашуына гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре,

Габдулла Тукай урамы, 58 йорт, 301 нче офис. Шулай ук электрон сылтама буенча электрон гариза тутыру мәҗбүри (https://forms.yandex.ru/cloud/65d4f40ec769f14709949a0e/).

▫ҖЧҖ өчен гариза кампаниясе (https://taplink.cc/svtr) 23 мартка кадәр

▫Һөнәри белем бирү оешмасы өчен гариза кампаниясе (https://taplink.cc/svpoo) 20 мартка кадәр

Быел Фестиваль 10 юнәлеш буенча узачак: «Вокал», «Инструменталь», «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр», «Мода», «Медиа», «Видео», «Арт» һәм «Югары уку йортының гомуми программасы».