ТР буенча «Роскадастр» ППК филиалы җитәкчесенең студентлар белән очрашуы

10 октябрьдә агробиотехнология һәм җирдән файдалану институты базасында «Роскадастр» ППКның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Костин Артем Петрович җир төзелеше һәм кадастрлар әзерләү юнәлешендә белем алучы студентлар белән очрашты. Чарада Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры Сержанов Игорь Михайлович, җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы мөдире Сөләйманов Салават Разяпович һәм кафедра укытучылары катнашты.

Әлеге очрашу кысаларында кунаклар музей һәм институтның профильле лабораторияләре белән таныштылар.

 Артем Петрович студентларны оешманың структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Производство практикасын узу һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде. Студентларда «Роскадастра мәктәбе»проекты аеруча кызыксыну уяткан. Әлеге проект кысаларында студентлар буш вакытларында практик әзерлек үтә алалар һәм килешү нигезендә уку профиле белән бәйле эшләрне башкара алалар.