«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы федераль проектының «Студентлар стартапы» программасы кысаларында «Студентлар стартапы» (V чират) конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

Аграр югары уку йортларының 170тән артык студенты инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен 1 миллион грант алачак!

Казан дәүләт аграр университеты аспирантларының һәм студентларының 10 проекты җиңүче дип табылды:

Әхмәтшина Балкиз Радик кызы  Дуңгызчылык комплексларын диспетчерлаштыру

Миңнуллин Рөстәм Ильяс улы  – Терлекләр тиресен аэрозоль дезинфекцияләү өчен аппарат программасы комплексын эшләү

Шорников Артем Вячеславович  – Фермер хуҗалыклары өчен автоматлаштырылган Биогаз җайланмасы

Гыйләҗева Ләйсән Рушан кызы  – Электр энергиясен коммерцияле югалту нокталарын билгеләү системасы

Малышкина Полина Андреевна  – Эндофит биоагентлар белән ашламаларның перспектив формаларын булдыру

Сакаева Дарья Юрьевна  – Пестицидларны деструкцияләү өчен препарат эшләү

Зәлилов Алмаз Мансур улы  – Борчак өчен биофунгицидлар эшләү

Капралова Екатерина Леонидовна  – Авыл хуҗалыгы культуралары өчен үсемлекләрне стресстан саклау чараларын эшләү

Сәгъдиев Динар Фәрит улы  – Хәләл авыл хуҗалыгы продукциясен рекламалау кампанияләрен булдыру һәм алга җибәрү

Яхин Илдар Фәрит улы   – ” ErgoBot ” — пилотсыз авиация системаларын арендалау платформасы

Чын күңелдән котлыйбыз һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Translate