Яшь галим республика конкурсының финалы

26 гыйнварда Казанда Казан дәүләт мәдәният институты базасында 2023 елгы яшь галим республика конкурсының финалы узды.

Конкурсны оештыручылар – «Татнефть»ААҖ грантын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы ярдәме белән яшь галимнәр һәм белгечләрнең региональ иҗтимагый хәрәкәте. Конкурс 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул яшь галимнәрнең һәм аспирантларның фәнни потенциалын ачуга ярдәм итә һәм галим һөнәренең җәлеп итүчәнлеген арттырырга тиеш.

Җиңүчеләрне берничә номинация буенча билгелиләр.

• «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим», «Социо-гуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим”, ” Җитештерү тармагында иң яхшы яшь галим”(фән кандидаты яки докторы дәрәҗәсенә ия катнашучылар өчен);

• «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант», «Социо-гуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант» (фәнни дәрәҗәсе булмаган һәм аспирант, адъюнкт булган катнашучылар өчен).

Казан дәүләт аграр университетыннан «Россия Федерациясендә аерып куелган дуңгызларның африка чумасы вирусы үрнәкләренең үзгәрешлелеге геннарын анализлау» темасы белән Сибгатуллова Адилә Камил кызы һәм Сафиуллин Айрат Ягъфар улы «Язгы йомшак бодай бөртеге уңышын формалаштыру: игеннең уңышына һәм сыйфатына эшкәртүнең технологик алымнарына бәйле рәвештә»дигән тема белән бик лаеклы чыгыш ясадылар.

Эксперт комиссиясе эшендә философия һәм хокук кафедрасы мөдире Ф. Т. Нежметдинова катнашты.

Translate