10-17 мартта хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының «А» дивизионы беренчелегендә финал ярышлары узды

Хатын-кызлар командалары арасында ярышлар “Итил” спорт комплексында узды. Финал өлешендә 6 команда катнашты, шуларның 4се-Казан зонасы вәкилләре һәм 2се-Кама аръягы зонасыннан. Барлык матчларда да җиңүләр яулап, тренер Хәйруллин Ранис Рафакат улы җитәкчелегендә Казан ДАУ җыелма командасы беренче урынны яулады.

Ир-атлар командалары арасында ярышлар Казан ДАУ базасында узды. Анда 6 команда катнашты, шуларның 4се-Казан зонасы һәм 2се-Кама аръягы зонасыннан. Тренер Крамин Анатолий Анатольевич җитәкчелегендә Казан ДАУның җыелма командасы барлык матчларда да җиңүләр яулап, беренче урынны алды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть