12 декабрьдә Казан дәүләт аграр университетының Гыйльми советы утырышында университет укытучыларын һәм хезмәткәрләрен күренекле фәнни казанышлары, уйлап табулары һәм намуслы хезмәтләре өчен мактаулы бүләкләр һәм исемнәр белән бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты рәисе Әхмәтҗанов Ильвир Альверт улы катнашты
Ул «Ел уйлап табучысы» II Бөтенроссия конкурсының «Елның яшь уйлап табучысы» номинациясендә 3 нче урын өчен агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты Гайфуллин Илнур Хәмзә улын бүләкләде һәм 50 000 сумлык сертификат тапшырды.
Бүләкләр тапшырылды:
- ТР Фәннәр Академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» көмеш медале-икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире, профессор Мөхәммәтгалиев Фәрит Нургали улына;
- «Казан ДАУ үсешенә керткән өлеше өчен» медале профессор Җиһаншин Булат Госман улына;
- РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Мактау грамотасы агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты директоры Сержанов Игорь Михайловичка;
- «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме үсемлекчелек һәм җиләк-җимешчелек кафедрасы доценты Егоров Леонид Михайловичка;
- «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен» алтын медаль укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоры, доцент Дмитриев Андрей Владимировичка
- Җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы мөдире, доцент Сөләйманов Салават Рәҗәп улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте.
- Гомуминженерлык дисциплиналары кафедрасы доценты Әхмәтҗанов Ришат Ринат улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте.
- Агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы доценты Иванов Борис Литтка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте.
- Физик тәрбия кафедрасы доценты Елистратов Дмитрий Евгеньевичка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте.
- Казан ДАУның «Тулпар» универсаль спорт комплексы администраторы Соловцова Наталья Олеговнага Мактау грамотасы.
- «Агробиотехнопарк» укыту-фәнни-җитештерү үзәге шоферы Сәлимгәрәев Илдар Ирек улына «Казан ДАУ» ның 100 еллыгы юбилей медале.