12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу көнне Казан дәүләт аграр университеты РФ Конституциясен белүгә IX Бөтенроссия тесты уздыру мәйданчыгы булды
Бу тест студентлар өчен илебезнең төп хокукый документы турындагы белемнәрен тикшерергә, шулай ук дәүләт төзелешенең төп принципларын аңлауны тирәнәйтергә бик яхшы мөмкинлек булды.
Узган еллардагы кебек үк, оештыручылар булып Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы укытучылары чыгыш ясады.
Тест тәмамланганнан соң барлык теләүчеләр шәхси нәтиҗәләрен күрсәтеп, узу турында сертификат алдылар.