13 гыйнварда ректоратта «Аграр китап»Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды
Конкурс ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегендәге «Агрообразование» ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.
Быел конкурста Россиянең 28 аграр югары уку йорты катнашты. Алар 208 нөсхә укыту әдәбияты тәкъдим иттеләр. Конкурс 16 номинациядә узды. Җиңүчеләр һәм лауреатлар арасында безнең университет галимнәре дә бар.
📎Менеджмент номинациясендә иң яхшы уку әсбаплары
I дәрәҗә Диплом.
Авторлары – Ф. Н .Мөхәммәтгалиев, Ф. Н. Авхадиев, Л. ф. Ситдыйкова, М. М. Хисмәтуллин, Л. В. Михайлова, М. М. Хисмәтуллин «Предприятиедә планлаштыру».
II дәрәҗә Диплом.
Авторлары: – Ф. Н.Мөхәммәтгалиев, М. М. Хисмәтуллин, Л. Ф. Ситдыйкова, Ф. Н. Авхадиев, М. М. Хисмәтуллин, Л. В. Михайлова «Хезмәт икътисады».
📎 “Агрономия” номинациясендә иң яхшы уку әсбаплары
III дәрәҗә Диплом
Авторлары – И.М. Сержанов. Ф.Ш. Шәйхетдинов, Р. И. Гәрәев«Азык җитештерү».
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!