13 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университеты базасында чит ил студентлары өчен Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның миграция мәсьәләләре идарәсе һәм мигрантларга ярдәм итүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында Хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Очрашуда ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская катнашты.
Татарстан Республикасында чит ил студентларын укыту һәм яшәү мәсьәләләре буенча ачык дискуссия булды, очрашуда катнашучылар студентларга үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирделәр.
Очрашуны Казан дәүләт аграр университетының Халыкара бүлеге оештырды.