13 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары, фәнни эшләр урынбасарлары һәм тикшеренүләре тематикасы безнең университетның тикшеренү профиленә якын булган кафедра мөдирләре белән очрашу булды
Очрашуда катнашучылар Казан ДАУның агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында булдылар, анда профессор Радик Сафин агроэкологик тикшеренүләр үзәге һәм агрохимия үзәге («Аммоний»АҖ классы) презентациясен тәкъдим итте.
Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев барысын да университетның брендлаштырылган индустриаль партнерлары, уку сыйныфлары белән таныштырды, ә «Татмелиорация» ТК ААҖ классында Агробиотехнопаркны тәкъдир итте, аның эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Кунаклар шулай ук ландшафт дизайны үзәгендә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру лабораториясендә булдылар.
Соңыннан эшлекле киңәшмә узды, анда югары уку йортлары арасында авыл хуҗалыгын биологияләштерү, минераль ашламалар, пилотсыз авыл хуҗалыгы техникасын эшләү, технологияләрне һәм ясалма интеллектны кертү, углерод эзе һәм аның климат системасына йогынтысы кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында принципиаль килешүгә ирешелде.