14 гыйнварда 1 курс аспирантларында «Фән тарихы һәм фәлсәфәсе»кандидатлык минимумы буенча имтихан булды
Дүрт ай дәвамында фәнни танып белү үзенчәлекләрен, актуаль проблемаларны һәм глобаль чакырулар шартларында фән үсеше стратегияләрен өйрәнү барды. Конкрет биремнәр аша аспирантлар үзләренең һөнәри өлкәсендә белгеч һәм галим эшчәнлегендә барлыкка килә торган тикшеренү бурычларын чишү өчен фәлсәфи методологияне куллана белделәр; теоретик һәм практик күзлектән чыгып, үзләренең белем тармагы турында күзаллау булдырдылар.; тәнкыйди фикерләү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен, фәннең этикасы һәм галимнең этик җаваплылыгы турында гомуми күзаллау күнекмәләрен формалаштыралар.
Имтиханга, курсны узганнан соң, аны «яхшы» һәм «бик яхшы»га уңышлы тапшырган 40тан артык аспирант кертелде. Имтихан комиссиясе эшендә фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы профессоры Наилә Шарыпова, аспирантура һәм докторантура бүлеге мөдире Эльвира Сәлахетдинова катнашты.
Имтиханны уңышлы тапшыруыгыз белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!