14 майда Казан ДАУ студентлары Россия Федерациясе Герое, VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Баксиков Рәсим Рәшид улы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министр урынбасары Сабирова Айгөл Азат кызы белән очрашуда катнаштылар

Яшь буында патриотизм хисен формалаштыру һәм ныгытуның мөһим мәсьәләләре, шулай ук яшьләрдә актив гражданлык позициясе һәм үз илең язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Шулай ук яшьләр сәясәтенең бу тәрбия өчен кирәкле шартлар тудыручы юнәлешләре дә каралды.

Үз илебезне хөрмәт итүгә һәм яратуга нигезләнгән җәмгыять төзеп, бергә алга барачакбыз!

Translate