15 июньдә Казанда шәһәрнең югары уку йортлары җитәкчелеге һәм тышкы эшләр министры урынбасары Эркин Җәлил улы Хамраев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе очрашты



Очрашуда Казан ДАУ ягыннан халыкара бүлек башлыгы Светлана Матвеева катнашты.
Бу очрашу Казан белән Үзбәкстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга, шулай ук ике илнең дә студентлары һәм галимнәре өчен уңай белем бирү мохите булдыруга тагын бер адым булды. Хезмәттәшлек барлык катнашучылар өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез.