15 майда Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында С.М. Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университеты белән хезмәттәшлек кысаларында ачык лекция булды.

«Территорияләрне геомәгълүмати модельләштерү: мөмкинлекләр һәм перспективалар» темасына лекция белән С. М. Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университетының урман һәм табигатьтән файдалану институтының мәгълүмати системалар һәм технологияләр кафедрасы мөдире, профессор, техник фәннәр докторы чыгыш ясады.
Чыгышында профессор:
- Урман һәм табигатьне саклау хуҗалыгында ГИС-технологияләрдән файдалануга заманча алымнар;
- урманнар белән идарә итүгә цифрлы карарлар кертү перспективалары;
- пространстволы модельләштерү өлкәсендәге актуаль юнәлешләр турында сөйләде.
Лекция студентларда, аспирантларда һәм факультет укытучыларында зур кызыксыну уятты.
Чара азагында урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Х.Г. Мусин һәм урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар кунакка рәхмәт белдерделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.