15 апрельдән 30 апрельгә кадәр студентларның «Мехатрон җайланмаларны модельләштерү» шәһәр онлайн-техник иҗаты конкурсы узачак

А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ Казан шәһәренең югары уку йортлары студентлары арасында 3D модельләштерү буенча конкурс үткәрә.

Конкурста катнашу өчен Казан шәһәре югары уку йортларының бакалавриаты һәм магистратурасы студентлары чакырыла.

Бәйгене үткәрү тәртибе:

Конкурста теркәлү вакыты: 2021 елның 15 апреленнән 20 апреленә кадәр. Моның өчен сылтама буенча күчеп, google-формада теркәлү анкетасын тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/1j6Qx8B41-cLx2sRs8uBSsR_pB61IuZJnufmGmKf8x9U/edit?usp=sharing.

Конкурс эшләрен кабул итү вакыты: 2021 елның 15 апреленнән 29 апреленә кадәр. Конкурс эшләре рәсмиләштерүгә таләпләр нигезендә (1 нче кушымта) тутырырга һәм КНИТУ- КАИның машина белеме һәм инженерлык графикасы кафедрасының электрон почтасына җибәрергә: kafedra_miig@mail.ru к