16 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының актлар залында 1 һәм 2 курс студентлары өчен җыелыш булып узды
Очрашуда адаптацион курс уздырдылар-гади һәм аңлаешлы сүзләр белән миграцион законнар, РФ территориясендәге җаваплылык һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы чит ил студентларын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәге җитәкчесе урынбасары Алексей Пашин лектор булды.
Чараны Казан дәүләт аграр университетының Халыкара бүлеге башлыгы Светлана Матвеева сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Ул студентларга катнашулары өчен рәхмәт белдерде, безнең югары уку йортында чыннан да белем алырга теләүчеләр килүен билгеләп үтте.
Ахырда студентларның мәгълүматны ничек үзләштерүләрен һәм өстәмә сорауларга җавап бирүләрен тикшерү өчен кыска гына сораштыру уздырдылар. Мондый очрашулар чыннан да файдалы — алар чит ил студентларына яңа мохиткә тизрәк кереп китәргә, хокукларын һәм бурычларын аңларга һәм көндәлек тормышта һәм укуда үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә.

















