16 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды

16 ноябрьдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре уку йорты җитәкчелеге белән очрашып, белгечләр әзерләү юнәлешләре, факультетлар һәм институтлар, университет кафедралары белән һәм 2020 елда югары уку йортына кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алдылар.

Кунаклар алдында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Рузалина Вәлиуллина чыгыш ясады. Ул җыелганнарга университетны тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

«Белгечлек буенча авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүчеләр өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус максатчан урыннар каралган. Моның өчен үз районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу югары белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашу гарантиясе дә, бүгенге көндә чыгарылышлар өчен бу бик мөһим. Моннан тыш, 2014 елдан «Программа 50/50» максатчан әзерләү механизмы яңартылды, ул чакта студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Программаның асылы шунда: студент лаеклы стипендия ала – 10 мең сум, аның 5 меңе агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында республика бюджетыннан түләнә һәм 5 меңе студент укып бетергәч эшкә урнашырга кайтачак авыл хуҗалыгы предприятиесе», — дип билгеләп үтте Рузалина Вәлиуллина.

Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле авылга эшкә килгән яшь белгечләр өчен 150дән 300 мең сумга кадәр «подъемный»лар һәм төп хезмәт хакына минималь хезмәт хакы күләмендә ай саен өстәмә түләү каралганын искә төшерде.