17 апрельдә Казан ветеринария медицинасы академиясе холлында «Студентлар хәтер уты»шәһәр акциясе узды

Чараны Казан дәүләт аграр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоры Ленар Заһидуллин ачып җибәрде.

“Хәерле көн безнең хөрмәтле студентлар, хезмәткәрләр, кунаклар! 19 февральдә старт алган бу акция безгә кадәр килеп җитте, һәм без бу утны кабул итүгә бик шат! Бу дәһшәтле сугыш безнең барыбызга да, туганнарыбызга да, ата-бабаларыбызга да кагылды һәм без моны һәр көн истә тотарга тиеш. Без аларны һәр минут искә алырга һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтергә тиеш».
Аннары сүзне ТБЯИИ (ТИСБИ) идарәсе университетының яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге проректоры Евгения Прохоровага бирделәр.

«Хәерле көн! Бүген безнең университет бу хәтер утын тапшыру белән горурлана, һәм мин шуны әйтәсем килә, хәтер — ул үткәнне, хәзерге һәм киләчәкне бәйли торган җеп. Мин шуны әйтәсем килә, мин бик горурланам һәм сезнең үз илегез белән горурлануыгызны телим, чөнки без бөек халык нәселеннән. Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими бара. Мин сездән шуны үтенергә телим: алар белән сөйләшегез, беренчел чыганаклардан дөреслекне, тарихны, белегез».

Чара Студентлар хәтер уты лампадасын тапшыру һәм бер минут тынлык белән тәмамланды.